

Коръән китабын яндыруда гаепле русияле мөселман төбәгендә урнашкан колониядә утырачак. Бу хакта Владимир Путин белдерде.
Дәүләт башлыгы шулай ук әлеге җинаять эшенең Тикшерү комитетының Чечен республикасындагы идарәсенә тапшырылуын хәбәр итте. “Һәм җәзаны, юстиция министры Константин Чуйченко белдерүенчә, Русиянең күпчелек халкы мөселман булган төбәкләренең берсендә урнашкан колониядә үтәячәк”, – диде Путин. Моңа кадәр Чуйченко Журавельны мөселман төбәге төрмәсенә җибәрү карарын “кирәкле һәм дөрес” дип атады, “диндарларга һәм дингә карата хөрмәт хисе” тәрбияләүгә булышлык итәчәк дигән иде.
19 майда социаль челтәрләрдә 19 яшьлек Журавельның Волгоградның Җәмигъ мәчетен алдында Коръән китабын яндыру видеосы таралды. Тикшерү комитеты русиялегә карата дин тотучыларның хисләрен рәнҗетү максатыннан кылынган җәмәгать гамәлләре турында җинаять эше кузгатты. Яшь егет сүзләренчә, ул Коръәнне Украинаның Хәвефсезлек хезмәте күрсәтмәсе буенча яндырган һәм моның өчен аңа, имеш, 10 мең сум акча түләгәннәр.
Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров изге китапны яндыруны мөселман җәмгыятенең ачуын китергән коточкыч хәл дип атады. Ул шулай ук бу вакыйгага карата ачуларын белдереп, 60 мең кешенең Грозныйда митингка чыгуын тасвирлаган видеоны да бастырган иде.
27 майда Журавельны Чечняга алып килделәр. Анда Тикшерү изоляторы янында Журавельны котырынган халык “Руки прочь от Корана” дип язылган плакатлар белән каршылады. Җирле халык арасыннан берәү чеченнар традицион кыйммәтләрне мыскыл итүгә юл куймаячак, дип ассызыклады.
Чыганак: lenta.ru