Җинаять һәм җәза
13 июнь 2023, 20:13

Кибет ишеген машина тросы белән йолкып алганнар

Абау!

Видеодан скрин.Видеодан скрин.
Фото:Видеодан скрин.

Подмосковьеда  тәмәке һәм төрле тәм-томнар урлар өчен караклар кибет ишеген  машина тросы белән ачканнар, дип хәбәр итәләр Русия Эчке эшләр министрлыгының Мәскәү өлкәсе буенча Баш идарәсендә.  Ведомство мәгълүматлары буенча, иртә таңнан Никифорово авылында өч яшь егет азык-төлек кибетеннән 200 блок тәмәке, 30 банка энергетиклар һәм төрле тәм-томнар урлаган. Алар ВАЗ-2115 машинасына бәйләнгән автомобиль тросы ярдәмендә кибет ишеген йолкып алганнар. Зыянның гомум суммасы 270 мең сум тәшкил иткән. Һөҗүм итүчеләр – Мәскәү һәм Подмосковьеда яшәүче 18 яшьлек егетләр. Тикшерү барышында аларның Балашиха һәм Ногинскида шундый ук ике җинаятькә катнашы булуы ачыкланган. Каракларны өй арестына утыртканнар. 

Чыганак: Moslenta.ru

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас