Җинаять һәм җәза
14 июнь 2023, 15:28

Каракны табарга ярдәм итегез!

Уфа урамында бер хатынның букчасын алып качкан кешене эзлиләр. 

Каракны табарга ярдәм итегез!Каракны табарга ярдәм итегез!
Каракны табарга ярдәм итегез!

Уфада бер ир кибеттән кайтып килүче бер хатынның букчасын алып качкан. Аның эчендә, ике кыйммәтле йөзекне дә исәпкә алганда, 50 мең сумнан артык акча яткан.

Бу хәл Дан бульвары тирәсендә, Кузнецов урамында булган. Ханым аны-моны уйламыйча, көпә-көндез кибеттән кайтып барган. Бу адәм килеп чыгып, кинәт аның букчасын тартып алып йөгергән.

Зыян күрүче полициягә мөрәҗәгать иткән. Фотога игътибар белән карагыз әле, бәлки күргән-белгән кешегезлер. Әгәр танысагыз, 102, ягъни 89174701318 саннары буенча шалтыратуыгыз сорала. 

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас