

Пермьдә Җинаять җәзаларын гамәлгә ашыру федераль хезмәте инспекторының машинасында 7 килограмм наркотик табылган. Тыелган матдәләрне сатуга әзерләгәннәр.
Вакыйга М7 Волга трассасының 484нче километрында теркәлгән. Юл-патруль хезмәткәрләре водительнең документларын тикшерү өчен Haval машинасын туктаткан. Бу вакытта пассажир сизелерлек борчыла һәм дулкынлана башлый. Хезмәткәрләр машинаны тикшерергә карар кыла. Багажникта 7 кг авырлыктагы 24 полимер пакет табылган. Соңрак экспертиза пакетларда наркотик матдәләр булуын ачыклаган. Аларның өчесендә 3 килограмм мефедрон булган. "Аеруча зур күләмдә наркотиклар сатарга омтылу" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Юл-патруль хезмәте туктаткан вакытта сизелерлек нык борчылган пассажир Свердловск өлкәсенең 12 санлы холык төзәтү колониясенең 38 яшьлек кече инспекторы булып чыга.
Наркотикларны сатуга әзерләүләре билгеле. Бу эшкә катнашы булган башкалар да ачыкланган. Хәзер аларны полиция хезмәткәрләре эзли. Инспектор һәм машина водителе тоткарланган.
Чыганак: SHOT Telegram-каналы.