

Стәрлетамак полициясенә 67 яшьлек ханым мөрәҗәгать иткән. Ханым сөйләвенчә, аның кызы интернетта билгесез адәмнәр белән танышкан. Алар үзләрен танылган чит ил төркеме солистлары дип таныштырган. “Җырчылар” арытаба алар белән аралашуны дәвам итәр өчен “фан-карта” сатып алырга кирәклеген хәбәр итә. Аферистлар сүзенә ышанган хатын ярты ел (!) дәвамында “җырчылар” күрсәткән исәпкә акчалар күчереп барган. Күчерелгән акчалар 250 мең сумга җиткән. Мошенниклык маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
“Таныш булмаган кешеләргә акча күчермәгез. Банк хезмәткәре шалтыраткан очракта да трубканы куегыз. Мошенниклар ялган телефон номерлары куллана алуны онытмагыз. Социаль челтәрләрдә аралашканда да уяу булу комачауламас. Танышларыгыздан сәер хәбәрләр алган очракта алар белән телефон аша элемтәгә чыгыгыз. Сәер, билгесез сылтамалар аша үтмәгез һәм таныш булмаган сайтларга кермәгез”, – дип кисәтәләр БР буенча Эчке эшләр министрлыгында.
Көн саен телефон аша алдаулар турында язып-күрсәтеп торганда, нигә халык шулай күпләп алдана?
Чыганак: bashinform.ru