

Бөре районара прокуратурасы мәгариф турындагы законның үтәлешен тикшерде. БР прокуратурасында хәбәр итүләренчә, узган елның августында "Алёнушка" балалар бакчасы һәм “Дайверс” җәмгыяте арасында 369 мең сумлык түбә ремонтлауга килешү төзелгәнлеге ачыкланган.
“Бюджет акчаларын урлау өчен подрядчы оешма җитәкчелеге башкарылган эшләр актына ремонт тулысынча тәмамланды дигән ялган мәгълүмат керткән. Күрсәтелгән документлар нигезендә компания бер дә юкка 195 мең сумга якын акчаны үзләштергән һәм аны үзе теләгәнчә тотынган”, – диләр күзәтчелек ведомствосында.
Март аенда түбә ремонты эшләре тиешенчә башкарылмау сәбәпле балалар бакчасы биналарын су баскан, прокуратура инициативасы белән мәктәпкәчә учреждениенең эшчәнлеге туктатылып торган. “Мошенниклык” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Чыганак: bashinform.ru