Җинаять һәм җәза
11 июнь 2023, 09:53

Уфада 35 яшьлек хатын интернет аша акча эшләргә уйлаган

Бер ялгышлык аркасында 190 мең акчасыннан колак каккан. 

Уфада 35 яшьлек хатын интернет аша акча эшләргә уйлаганУфада 35 яшьлек хатын интернет аша акча эшләргә уйлаган
Уфада 35 яшьлек хатын интернет аша акча эшләргә уйлаган

Интернет аша алдаулар көннән-көн арта. Җинаятьчеләрнең кармагына олы яшьтәгеләр генә түгел, яшьләр дә эләгә. Уфа районында яшәүче 35 яшьлек хатын интернетта акча эшләргә теләгән, ләкин ул үз акчасын да югалткан. Алданганын аңлагач ул полициягә мөрәҗәгать иткән.

Интернет челтәрләрдәге бер популяр сайтта хатынга җиңел генә акча эшләү ысулын тәкъдим иткәннәр. Сайтта товарларны карап, яхшы фикерләр, ягъни "отзыв" калдырырга тиеш булган. Моның өчен ул, сайт кагыйдәләре буенча теркәлгән, хезмәт хакын алу өчен банк картасы саннарын язган. Ләкин шулай эшләү белән счетында яткан 190 мең сум акчасы юкка чыккан. Алданганын белгәч, полициягә мөрәҗәгать иткән.

Әле җинаятьчеләрне эзлиләр. 

Фото: искрагазета.рф

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас