Җинаять һәм җәза
11 июнь 2023, 16:58

Банк хезмәткәре клиентын телефон мошенникларыннан коткарган

Ул чит кешегә миллион сум күчерергә уйлаган. 

Банк хезмәткәре клиентын  телефон мошенникларыннан коткарганБанк хезмәткәре клиентын  телефон мошенникларыннан коткарган
Банк хезмәткәре клиентын телефон мошенникларыннан коткарган

7 июнь көнне Уфада полиция бүлегенең дежур частена «Открытие» банкы хезмәткәре мөрәҗәгать иткән.

Ул хәбәр иткәнчә, аферистлар, үзләрен банк хезмәткәрләре дип таныштырып, бер кешененең банкта яткан акчасын «хәвефсез счетка» күчерергә күндергәннәр.

Банк хезмәткәре Эльвина Рәхмәтуллина клиентының борчулы йөзен, гел телефонына карап нидер язуын күреп, аның мошенникларга юлыгуын аңлаган.

Полиция хезмәткәрләре тиз арада банкка килеп җиткән. 61 яшьлек ханым счетында яткан барлык акчасын (бер миллион сумнан артык) икенче счетка күчерергә теләгән. Телефонындагы язуларга караганда, аферистлар аның акчасын үзләренә күчертергә күндергәннәр. Эльвина Рәхмәтуллина бу хәлне аңлап, клиентының акчасын саклап калауга ирешкән.

Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа шәһәре буенча идарәсенең 9 нчы полиция бүлеге начальнигы полиция полковнигы Рөстәм Галәветдинов банкның әйдәп баручы менеджеры Эльвина Рәхмәтуллинга уяулык, Эчке эшләр органнарына IT-җинаятьләргә каршы көрәштә ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдергән һәм Рәхмәт хаты тапшырган.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас