Җинаять һәм җәза
9 Июня 2023, 06:20

Йөклемен дип тормаган

Чебоксар шәһәрендә эшкә китеп барган йөкле хатын-кыз-полицейский каракны тоткарлаган.

kazan.kp.ru Йөклемен дип тормаганkazan.kp.ru Йөклемен дип тормаган
Йөклемен дип тормаганФото:kazan.kp.ru

27 яшьлек тәртип сакчысы икенче тапкыр әни булырга әзерләнә. Чебоксарда балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор, полиция лейтенанты Любовь Әхмәдәгаева мәктәпкә профилактика дәресе үткәрергә була. Юлда ул кулында хатын-кыз сумкасы тотып йөгергән ир-атны, аның артыннан яшүсмер кыз куа барганын күрә. Кызыкай елый-елый мине таладылар дип кычкыра. Полиция хезмәткәре, йөкле булуына карамастан, җинаятьчене куа башлый. - Мин кыздан ир-атның аның сумкасын урлаганын ишеттем. Аны тоткарларга кирәк иде. Мин аның артыннан йөгердем, ул юл аша йөгерде, теге якта ике егет бар иде. Мин аларга: «Бу кешене тоткарлагыз! " - дип кычкырдым, - дип хәтерли хәзер ул вакыйганы хатын-кыз-полицейский. Үтеп баручылар каракны тотып алалар. Полиция лейтенанты юл аша чыгып, таныклык күрсәтә, шунда ук вакыйга урынына хезмәттәшләрен чакырта. Җинаятьчене полиция бүлегенә алып киткәннәр. Аңа карата «разбой» маддәсе буенча җинаять эше ачылган һәм сак астына алынган. Инде берничә тапкыр хөкем ителгән 25 яшьлек егетнең 17 яшьлек кызны таларга подъездга керүе ачыкланган. Анда ул аңа һөҗүм итә һәм кесә телефоны һәм шәхси әйберләре салынган сумканы тартып ала. Шуннан соң егет урамга чыгып йөгерә, ә кыз аның артыннан кычкырып ташлана. Бу картинаны йөкле хатын-кыз полиция хезмәткәре күрә.

Чыганак: kazan.kp.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас