Җинаять һәм җәза
9 июнь 2023, 06:43

Кеше фатирында наркотиклар лабораториясе оештырган

Ярый әле уяу һәм  игътибарлы күршеләр булган...

chgtrk.ruchgtrk.ru
Фото:chgtrk.ru

Петербургта яшәүче бер ир  фатирын арендага биргән. Ә квартиранты анда амфетамин ясый башлаган. Күршеләре шунда ук ят химик ис тойган.

SHOT Телеграм-каналы язуынча, 35 яшьлек фатир хуҗасы, фатирына арендаторлар табар өчен җитди риэлтор агентлыгына мөрәҗәгать иткән. Риэлторлар 29 яшьлек Иван Потапов атлы яшь ир белән килешү төзегән. Һәм Иван Красносельский районындагы фатирда яши башлаган.

Квартирантның наркотиклар бизнесы турында соңрак билгеле була. Бу вакытта инде фатирда наркотиклар  лабораториясе  оештырганнар дисәң дә була. Көтмәгәндә килгән полицейскийлар Иванда гранулалар, кристаллар һәм төрле сыекчалар тутырылган берничә 10 литрлы  канистраларны ачыклаган. Шунда ук  пакетта ике килога якын авырлыктагы амфетамин да булган. Поповны тоткарлаганнар. Тәүдә аңа кече хулиганлык турында протокол төзегәннәр һәм приемникка озатканнар. Соңрак  эре күләмдә наркотиклар җитештергәне өчен җинаять эше кузгатканнар. Ә менә фатир хуҗасы әлегә торакны ят исләрдән юа-җыештыра.  

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас