Җинаять һәм җәза
9 Июня 2023, 06:33

24 яшьлек исерек кыз машина урлаган

Ерак китә алмаган, юл һәлакәтенә очраган. 

Добавить в предпочтительные источники Google
24 яшьлек исерек кыз машина урлаган24 яшьлек исерек кыз машина урлаган
24 яшьлек исерек кыз машина урлаган

Кичә төнлә Авыргазы районында яшәүче 52 яшьлек ир үз ихатасыннан машинасы югалуын белгәч, полициягә мөрәҗәгать иткән.

ДПС инспекторлары шундук эзләргә чыкканнар һәм күп тә үтми автомобильне Түбәнге Ләкәнде авылы янында тапканнар. Ул юл һәлакәтенә очрап, читкә очкан. Руль артында 24 яшьлек кыз исерек хәлдә булган. Килеп тапканда ул исән-сау, имгәнмәгән, әмма машина эчендә йоклап яткан.

Кызны уятып, тикшергәннәр, сорау алганнар. Аның машина йөртү таныклыгы бөтенләй булмавы ачыкланган. Исерек хәлдә алкотестер белән тикшерү узудан да баш тарткан.

Ни өчен кеше машинасын алып качуын һәм исерек хәлдә руль артына утыруын аңлата алмаган. "Не могу сказать. Села и всё!", - дигән.

ЮХХДИ базасы мәгълүматлары буенча, бу кызны полиция хезмәткәрләре 2021 елда да чит машина руле артында исерек килеш тоткарлаган булган.

Менә инде, һаман акыл кермәгән.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас