Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
8 июнь 2023, 11:03

Табиблар авыру хатынның тәнендә скальпель онытып калдырганнар

Ә бит без табибларга бар күңелебез белән ышанып барабыз...

mebel-gu.ru
Фото:mebel-gu.ru

Сочида табиблар операция вакытында яман шеш белән авыручы пациент тәнендә скальпель онытып калдырган. “Известия” хәбәр итүенчә, эренле хирургия бүлеге медиклары авыру ханымның эчәклегенә кышын ук операция ясаган булган. Скальпель хатын организмында берничә ай үткәч рентген снимокларында ачыкланган.

Табиблар авыру хатынның эчәклегенә операция ясаган һәм эчтә  төп артериядә скальпель онытып калдырган. Яман шеш белән авыручы хатын химия терапиясе үтәр өчен Екатеринбургка очкан. Рентген снимоклары ясаган  табибларның, бу картинаны күреп, котлары очкан.

 Соңрак табиблар үзләренең хатасын таныган һәм скальпельне хатынның тәненнән алган. Каза күргән ханым исә Тикшерү комитетына мөрәҗәгать иткән. 

Сүз дә юк, хаталардан беркем хали түгел, әмма бу хаталар кеше сәламәтлегенә һәм гомеренә хәвеф белән янаса, бик кызганыч...

Чыганак: lenta.ru 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: