Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
8 июнь 2023, 11:34

“Диверсия ясавыбызны белмәдек”

Ә белергә кирәк иде! 

irksib.ru
Фото:irksib.ru

Иркутскида троллейбус депосы подстанциясенә ут төрткән өч диверсантны кулга алганнар. Шикләнелүчеләр сүзләренчә, алар ут төртү турындагы биремне алар “Телеграм”да алган. Анда аларга эш турында игълан очраган. Егетләр белән билгесез адәмнәр элемтәгә чыккан һәм 8 мең сумга әлеге биремне үтәргә тәкъдим итә. Ут төртү буенча барлык инструкцияләрне бирәләр: бензинны ничек май белән кушарга һәм аны кая салырга икәнлеген тәфсилләп аңлаталар. Башкаручыларга хәтта ут төртү урынын сайлау мөмкинлеген бирәләр.  

Ут төртүчеләр сүзләренчә, аларның диверсия эшчәнлегенә бер катнашы да юк. Ә подстанциягә ут төртү, алар фикеренчә, – страховка белән әвеш тәвеш китерүләр. Имеш, алар иске корылма һәм җиһазларны яндыргач, электр компаниясе тендер буенча яңаны алырга тиеш булачак.

"Тормышны тәэмин итү объектларын яраксыз хәлгә китерү" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Ике фигурантны сак астына алганнар, өченчесенә суд килү турында йөкләмә (обязательство о явке)  чарасын сайлаган. 

Чыганак: SHOT Telegram-каналы. 


Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: