

Иркутск өлкәсендә исерек водитель кафе янындагы парковкада торган 19 яшьлек студент кызны ике тапкыр таптаган.
Имгәнгән кызның әти-әнисе сөйләвенчә, студент кыз трассадан ерак түгел урнашкан кафеда дуслары белән очрашкан булган. Студент кыз кайтырга җыенгач, икетуган абыйсы аны илтеп куярга тәкъдим иткән. Кыз машиналар парковкасына чыккан һәм аның өстенә кинәт иномарка барып менгән. Моны күргән дуслары кызга ярдәмгә ашыккан.
Студент кызның әнисе сөйләвенчә, дуслары водительгә “тукта” дип кычкырган, машинаның ишеген ачарга маташканнар, әмма ишекләр блокировкаланган булган. “Аннары водитель алгы передачаны күчергән дә, кызымны тагын бер тапкыр таптап узган һәм качкан”, – ди кайгыга баткан ана.
Соңрак 34 яшьлек водительне тоткарлаганнар. Тапталган кызның баш сөяге-мие җәрәхәтләнгән (ачык яра), күкрәк һәм оча сөякләре, аяклары сынган. Авариядән соң кыз урын өстендә ята, бөтенләй хәрәкәтләнә алмый. Хастаханәдә аны әтисе белән әнисе карый. Табиблар фаразлавынча, тулысынча тернәкләнер өчен ким дигәндә 4 айлап вакыт узарга мөмкин.
Чыганак: lenta.ru