Җинаять һәм җәза
6 Июня 2023, 16:05

Табында иренә пычак белән ташланган

Туган көн мәҗлесендә күңелсез хәл килеп чыккан. 

Табында иренә пычак белән ташланганТабында иренә пычак белән ташланган
Табында иренә пычак белән ташланган

Нефтекамада полиция бүлегенә 35 яшьлек ирнең пычак белән яраланып хастаханәгә китерелүе турында хәбәр килгән.

Полиция хезмәткәрләре тикшерү барышында бу җинаятьтә аның 31 яшьлек хатыны гаепле булуын ачыклаган. Беренчел мәгълүматлар буенча, Нефтекамада яшәүче ирле-хатынлы Янбарис авылына туганнарына кунакка барганнар. Туган көн мәҗлесе бик күңелле башланып киткән, кунаклар спиртлы эчемлекләр дә эчкәннәр. Бер заман табында әлеге пар "эләгешеп" киткән. Хатыны кунакларның берсе белән күз кысышып, шаярышып утырганын күргәч, ире җикеренә башлаган. Хатын бик нык гарьләнгән булса кирәк, озак уйлап тормыйча, өстәлдә яткан пычакны эләктереп, иренең күкрәгенә чәнечкән. 

Зыян күрүчене тиз арада дәваханәгә алып киткәннәр. Хатынны полиция бүлегенә чакыртканнар, анда ул үз гаебен таныган. Җинаять эше кузгатылган.

 

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас