

Бабушкин урамындагы бер йорт алдыннан "Toyota Land Cruiser" машинасын эвакуатор белән алып киткәннәр.
Уфа буенча Эчке эшләр идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, видеокүзәтү камералары язуын караганнан соң, хокук саклаучылар урланган автомобильнең кайсы якка киткәнен белгәннәр, шулай ук аны озата баручы машинаның да эзенә төшкәннәр. 20 һәм 25 яшьлек ике егетне Самара өлкәсендә тоткарлаганнар.
Чит төбәктән машина урлап, аны запчасть урынына сүтеп сатарга уйлаганнар. Ләкин эшләре "пешмәгән".
Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.