Җинаять һәм җәза
4 Июня 2023, 10:00

Чүплектә – яңа туган сабый мәете

Яңа туган җанны чыгарып ташлаган бәндә Ходайдан да, халык сүзеннән дә куркып тормаган бер вәхшидер инде...

Чүплектә – яңа туган сабый мәетеЧүплектә – яңа туган сабый мәете
Чүплектә – яңа туган сабый мәете

Чәчләр үрә торырлык хәл! Белорет районының Ломовка авылы янындагы чүп-чар полигонында чүпне сортировкалаган вакытта   яңа туган сабый мәете табылган.

Бу хакта 3 июнь көнне төбәк прокуратурасы хәбәр иткән.

“Сабыйның гәүдәсе табылган урынга Белорет районара прокуроры вазыйфасын вакытлыча үтәүче Руслан Сафин килгән”, - дип хәбәр ителә ведомствоның телеграмм-каналында. Әлеге вакытта бу хәлнең нечкәлекләре, сабайны тудырган ананың – алай дип әйтергә тел дә әйләнми – шәхесе ачыклана.

Чыганак: iz.ru

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас