Җинаять һәм җәза
4 Июня 2023, 09:00

Баймак суды коммерсантка хөкем карары чыгарды

Һаман шул ришвәт бирү инде.    

title
Баймак суды коммерсантка хөкем карары чыгардыБаймак суды коммерсантка хөкем карары чыгарды
Баймак суды коммерсантка хөкем карары чыгарды

Баймак район суды “законсыз гамәлләр кылган өчен вазыйфа биләгән затка ришвәт бирү”  маддәсе буенча хөкем чыгарды, дип хәбәр итә республика Прокуратурасының матбугат хезмәте.

Коммерсант эре мөгезле терлек сатып алган булган. һәм аны сатып акча эшләргә ниятләгән. Моның өчен ветеринардан итнең сыйфатын һәм куркынычсызлыгын раслаучы белешмә кирәк булган. Барлык процедураны тиешенчә үткәрү урынына, эшкуар  район ветстанциясе начальнигы урынбасарына  процедураларны үткәрмичә генә таныклык алу өчен ришвәт биргән.

Ришвәтнең гомуми суммасы 160 мең сум тәшкил иткән. Гаепләнүче гаебен таныган. Суд аны өч елга сынау срогы белән шартлы рәвештә җиде елга ирегеннән мәхрүм итәргә дип хөкем карары чыгара.

Ир,шулкадәр ришвәт биргәнче, тиешле процедураларны үтәсә, хөкем ителүчеләр эскәмиясенә утырып, оятка да калмас иде.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас