Шуларның тугызы - банк хезмәткәре рәвешендә алдау фактлары, өчесе - интернет аша товар сатканда һәм сатып алганда, бишесе төрле хезмәтләр күрсәткәндә, икесе инвестор тәкъдиме рәвешендә булган.
Менә бер мисал. Учалы районында мошенниклар җәтмәсенә 36 яшьлек хатын эләккән. Билгесез кеше, аның кесә телефонына шалтыратып, үзен эре брокер компаниясе хезмәткәре итеп таныткан. Ул брокер исәбе ачып, җиңел керем алырга тәкъдим иткән. Ул, хатынны ышандырып, 330 мең акчасын суырып алуга ирешкән.
БР Эчке эшләр министрлыгы искә төшерә: таныш булмаган кешеләргә акча күчермәскә! Банк хезмәткәреннән дигән шалтыратулар булса, трубканы алмаска. Мошенниклар ялган номерлардан шалтырата. Социаль челтәрләрдә таныш булмаганнар белән аралашканда да бик сак булырга кирәк. Шулай ук интернетта шикле сылтамаларга һәм тикшерелмәгән сайтларга да кермәскә кирәк!
"Башинформ" буенча.