Җинаять һәм җәза
2 июнь 2023, 05:54

Үзен полицейский дип таныштырган

Һәм урамда очраган бер ирнең акчасын алып качкан.

e-au.rue-au.ru
Фото:e-au.ru

Удмуртиядә яшәүче моңа кадәр хөкем ителгән ирне талау өчен кулга алганнар. Бу хакта төбәк буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр итәләр.

Ведомство язуынча, бу ир, урамдагы 41 яшьлек узгынчы янына килеп,  үзен наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш бүлеге полицейские дип таныштыра, әмма таныклыгын күрсәтми. Моннан соң “полицейский”, имеш, документларны тикшерер өчен иргә барлык шәхси әйберләрен эскәмиягә тезеп салырга куша. Әйберләр арасында акчалар барлыгын да күргән “полицейский”, аларны эләктереп кача. Әлбәттә, акчалар хуҗасы моңа риза булмый, ул ялган хокук сакчысын куып тота һәм акчаларны тартып алмакчы була, әмма “полицейский” пычак белән коралланган була. Ул каза күрүче ирне кыйный һәм кача.

Моннан соң инде каза күргән ир полициягә мөрәҗәгать итә һәм Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәре минем акчаларымны тартып алды, дип сөйли. Күп тә үтми чын полицейскийлар ялган хокук сакчысының эзенә чыга һәм кулга ала. Ялган полицейскийның моңа кадәр наркотикларның законсыз әйләнеше өчен хөкем ителүе ачыкланган. Хәзер аңа 10 ел колония яный. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас