Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
2 июнь 2023, 15:00

“Машинамны яндыр әле, страховкасы кирәк иде...”

8,3 миллион сум акча алам дип, ир дустын начар эшкә күндерә...

“Машинамны яндыр әле, страховкасы кирәк иде...”
“Машинамны яндыр әле, страховкасы кирәк иде...”

Зур суммаларга ия булу өчен адәм баласы нинди генә адымнарга бармый.  Русиядә яшәүче бер ир 8,3 миллион сум страховка акчасы алу өчен үзенең иномаркасын яндыруны  инсценировкалаган.

Бу хакта Русия Эчке эшләр министрлыгының Воронеж өлкәсе буенча баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр итәләр.

Эш болай булган. Кич белән ир урман янында машинасын видеокүзәтү камералары астында калдырып, йөгерергә киткән. Берникадәр вакыттан соң бу  урынга ирнең дусты килгән. Ул “иномаркага ут төртүче” ролен уйнаган.   Внедорожникка яна торган сыекча сибеп, машинаны яндырган һәм качкан. Нәтиҗәдә, автомобиль тулысынча янып беткән.

Машина хуҗасы да аптырап тормаган – иномаркамны яндырганнар дип полициягә мөрәҗәгать иткән. Һәм җинаять эше кузгатуга ирешкән. Шуннан соң  инде йөгерә-йөгерә страховкалаучы компаниягә барып,  компенсация түләү турында гариза язган...

Нәтиҗәдә, аңа 8,3 миллион сум түләргә карар итәләр, әмма аферист  аларны ала алмый кала - аңа полиция  комачаулый. Алар яндыручының шәхесен ачыклаганнар һәм яндыруның ниятен ачканнар.

Нәтиҗәдә, хуҗа танышына машинасын юк итү өчен 100 мең сум түләвен таный. Хәзер аның үзен суд көтә.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: