Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
31 Май 2023, 12:41

Уфада бер ир хатыны өчен кибеттән хушбуй урлаган

Аңа бүләк ясап, гафу үтенергә уйлаган, ләкин бик күңелсез хәл килеп чыккан бит әле... 

Уфада бер ир хатыны өчен кибеттән хушбуй урлаган
Уфада бер ир хатыны өчен кибеттән хушбуй урлаган

Уфада 36 яшьлек ир хатыны белән талашканнан соң дуслашу өчен косметика кибетеннән хушбуй урлап чыккан. Ләкин хәзер бөтен җирдә видеокамера эленеп торганын онытты микән инде, аның эзенә хокук саклаучылар тиз төшкән.

Тормыш иптәше белән үзара мөнәсәбәтләрен җайга салу өчен ул аны бүләк белән сөендерергә уйлаган. Видеодан күренүнчә, ир-ат кибеткә кергәч, башта озак кына хатыны өчен яраткан хушбуен сайлап басып торган, аннары берсен эләктергәндә, кинәт урамга чыгып чапкан.

Үзе сөйләве буенча, өенә кайткач, ул хатынына сюрприз ясарга теләгән, әмма хатыны үз сүзендә нык торган - кертмәгән, дуслашмаган. Ачуы чыккан ир 1800 сумлык хушбуйны урамда үтеп баручыга 500 сумга сатып җибәргән.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: