Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
31 Май 2023, 11:57

Банк хезмәткәре ирне мошенниклардан коткарган

Нефтекамада полиция хезмәткәрләре банк менеджерына рәхмәт белдергән.

Банк хезмәткәре ирне мошенниклардан коткарган
Банк хезмәткәре ирне мошенниклардан коткарган

Шушы көннәрдә Русия Эчке эшләр министрлыгының Нефтекама шәһәре буенча бүлек башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы полиция майоры Динар Хәбибуллин банкка килгән. Банк хезмәткәре Регина Галиуллина клиентны хезмәтләндергәндә аның үз-үзен тотышына игътибар иткән. Ир-ат бик дулкынланган, гел кемдер белән телефоннан сөйләшкән. Регина Мөдәрис кызы, аңа кемдер басым ясый дип уйлап, сораулар биргән. Аңа, тәҗрибәле менеджер буларак, дулкынлануының сәбәбен ачыклау авыр булмаган. Аңа чынлап та мошенниклар шалтыраткан булган. Русия Эчке эшләр министрлыгының Нефтекама шәһәре буенча бүлеге полиция майоры Динар Хәбибуллин банк учреждениесенә килгән. Банк хезмәткәре, кредитны рәсмиләштерүне туктатып, җинаятьне кисәтә, шуңа күрә бу ирне зур бәладән коткарган. Динар Фаил улы Регина Галиуллинага Русия Эчке эшләр министрлыгының Нефтекама шәһәре буенча бүлеге коллективы исеменнән актив гражданлык позициясе һәм эчке эшләр органнарына җинаятьләрне кисәтүдә ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдергән. Билгеле булганча, банк карталарыннан акча урлау проблемасы бүгенге көндә бик актуаль. Халыкны уяу булырга һәм мондый җинаятьләргә каршы көрәштә ярдәм итәргә өндибез. 

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: