Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
30 Май 2023, 12:10

Баймакта табиб законсыз “больничныйлар” рәсмиләштергән

Нәфес бик алама нәрсә шул ул...

erlangerexpresscare.com
Фото:erlangerexpresscare.com

Сибай районара тикшерү бүлеге Баймак үзәк район дәваханәсе табибына каршы җинаять эше кузгаткан. Медик “ришвәт алу” маддәсе буенча җинаять кылган дип шикләнелә.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының  БР буенча матбугат хезмәтендә хәюәр итүләренчә, шикләнелүче табиб 2020 елның ноябреннән алып 2023 ел гыйнварына кадәр  пациентны мәҗбүри тикшермичә “больничныйларны”  законсыз рәсмиләштергән өчен 27 мең сум күләмдә ришвәт алган.

Әле шикләнелүче белән тикшерү эшләре бара. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: