Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
29 Май 2023, 11:08

Донбасска булышучы волонтер әтисе белән картәтисен үтергән, дип шикләнәләр

Ул аларны миллион сум өчен үтергән. Аннары эзләүгә игълан иткән. 

Социаль челтәрдән
Фото:Социаль челтәрдән

Ленинград өлкәсендә 35 яшьлек Михаил (исемнәр үзгәртелә) 59 яшьлек атасы Виталий белән 87 яшьлек бабасы Григорийны үтергән, дип шикләнәләр. Михаил беркайда эшләми. Аны тоткарлаганнар.

Гаилә Орлино авылындагы бакча йортында ял итә. 18 майда Виталий белән Григорий югалу турында полициягә хәбәр килә. Михаил туганнарын эзләү турында социаль челтәрләрдә яза. Имеш, атасы белән бабасы маршруткага утырып киткән, телефонга җавап бирмиләр. «Лиза Алерт» волонтерлары да эзләүгә кушыла.

«Виталийның хатыны читкә киткән. Шуңа күрә волонтерлар белән полиция Михаил сүзләре буенча эш итә. Аның сүзләренчә, 18 майда атасы белән бабасы күрше авылга хастаханәгә җыена. Машиналары кабынмагач, тукталышка китәләр. Башкача аларны күрүче булмый», – дип яза “КП”.

24 майда кич белән оперативниклар Михаилдан күрсәтмәләр ала. Ул алдаган булып чыга, туганнарын үзе үтергәне ачыклана.

18 майда Михаил пенсионерның картасыннан миллион сумнан артык акча ала. Урлау турында белмәсеннәр өчен, ул аларны үтерергә карар кыла. Корбаннарының башына берничә тапкыр суга, мәетләрне Ленинград өлкәсе чигеннән алып чыга. Аннары эзләүдә катнашкан булып йөри.

Берничә тапкыр сорау алгач, Михаил адвокат яллый, күрсәтмәләрен үзгәртә. Михаилның бер туганы исә юрист белән аралашкан, ул ир-атның гаебе төгәл дәлилләнмәгән дип саный. Туганнары Михаил турында «бик тыныч» дип искә ала. «Эчми, тартмый, хатынын кыйнамый. Компьютерда уйный», – диләр.

«Ул чыннан да бик тыныч кеше. Ике илдә яши, Петербургта, Нарвада була. Бурычлары да юк. Соңгы елда волонтер булып, Донбасска ярдәм илтә. Рәсми рәвештә эшләми», – ди аның дусты.

Михаилның анасы һәм абыйлары комментарий бирә алмый. «Әни истерикада, ул сөйләшә алмый», – диләр.

Әгәр бу ир-атның гаебен расласалар, аны гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал. 

Чыганак: "Интертат". 

Социаль челтәрдән
Фото:Социаль челтәрдән
Читайте нас: