Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
28 Май 2023, 10:01

Исерек водительне туктатып, полиция чакырткан

Дөрес эшләгәнме? 

Исерек водительне туктатып, полиция чакырткан
Исерек водительне туктатып, полиция чакырткан

Уфада бер егет исерек водительне туктатып, полиция килгәнче саклап торган.

⠀ Бу хакта ЮХХДИ башлыгы Владимир Севастьянов социаль челтәрләрдә язган. Аның сүзләренчә, полициягә уфалы шалтыраткан — ул исерек водительне туктаткан.

Исерек килеш руль артына утырган кеше җинаятьчегә тиң - җинаятчене егет Черниковка бистәсенең Кольцевая урамындагы гараж кооперативында туктаткан һәм хокук саклаучылар килгәнче аны җибәрмичә сөйләшеп торган.

"Шофердан чыннан да алкоголь исе аңкып торган, шуннан соң аңа тикшерү үтәргә тәкъдим иткәннәр. Алкотестор алкоголь барлыгын күрсәткән", — дип белдергән Владимир Севастьянов. ⠀

Машина йөртүчегә карата протокол төзелгән, ә машинасын штраф-стоянкага алып киткәннәр.

Севастьяновның бу язмасы астына халыктан төрле фикерләр килгән. Берәү: "Үзе руль артына утырып, исерекне өенә кайтарып куйсын иде, я туганнарын чакыртса да була иде. Водитель эше - бәлки аның бердәнбер акча эшләү мөмкинлегедер. Кешене икмәксез калдырырга, аның аркасында гаиләсе ач утырырга мөмкин", - дип язган. Икенче бер кеше исә: "Ярый әле юлында бу кеше килеп чыгып, полиция чакырткан - җинаятьтән коткарган. Бәлки ул кемнеңдер гомерен дә саклап калгандыр. Аз мени юлда исерекләр аркасында аварияләр? Исерек кешене аклап та, аңлап та булмый. Теге кеше дөрес эшләгән", - дигән.

Бу капма-каршы фикер турында сез ничек уйлыйсыз, дуслар?

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: