Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
27 Май 2023, 18:29

Күпме кешенең акчасын талаган бит инде...

    Башкортстанның хокук сакчылары “Сезнең туганыгыз ДТПга эләкте” мошенниклык челтәре курьерының эзенә төшкәннәр.

Күпме кешенең акчасын талаган бит инде...
Күпме кешенең акчасын талаган бит инде...

Башкортстанның хокук сакчылары “Сезнең туганыгыз ДТПга эләкте” мошенниклык челтәре курьерының эзенә төшкәннәр.

   Алдан билгеле булуынча, закон бозучы бу бәндә Уфада һәм Чишмәдә яшәүче берничә кешенең акчаларына хуҗа булырга өлгергән.

   2023 елның февраль-апрель айларында  полициягә бу төр мошенниклык турында шактый гаризалар бирелгән икән. Каза күрүчеләрнең брсына да телефон аша “Сезнең туганыгыз ДТПга эләкте” дип шалтыратып, хәлне уңай хәл итәр өчен зур гына күләмдә акча тапшыруны тәкъдим иткәннәр. Аннан аларга бер егет килеп, әзерләп куелган акчаларны алып киткән...

   Тикшерүләр үткәреп, оперативниклар курьерның эзенә төшкәннәр һәм 17 яшьлек Уфа егетен Ижевскида кулга төшергәннәр. Бүген инде ул үз гаебен таныган, әле җинаять эшен тикшерү бара.

   Күрелгән каза 1,4 миллион сумнан артып китә.

   Бу хакта безгә БР буенча ЭЭМның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фото: Башинформ.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: