Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
26 Май 2023, 19:36

ДЦП белән авыручы 30 яшьлек улын яшәтәсе килмәгән

Ә аннары үз-үзенә кул салырга уйлаган, әмма...

ДЦП белән авыручы 30 яшьлек улын яшәтәсе килмәгән
ДЦП белән авыручы 30 яшьлек улын яшәтәсе килмәгән

Олы яшьтәге ханым ДЦП белән авыручы улына пычак белән чәнчегән. Ә аннары үз-үзенә кул салырга уйлаган, әмма...

Бу фаҗига кичә, 26 майга каршы төндә, Уфаның Затон бистәсендә булган. 64 яшьлек хатын авыру улын 30 ел тәрбияләгән. Газиз баласының гомерен кыярга аны нәрсә этәргән соң?

Кайбер мәгълүматлар буенча, табиблар аның үзендә терелә алмаслык чир тапканнар имеш һәм бу адымга ул баласының кеше кулынакалиасын булмагангабарган. Хатын аны пычак белән чәнчегән, ә аннары үз-үзенә кул салырга теләгән. Тик өлгерә алмаган. Бу хатынның сеңлесе аларда яшәгән. Ул иртән тавышка уянып китеп, бу хәлгә шаһит булган һәм шунда ук ашыгыч ярдәм чакырткан.

Пенсионер хатынны табиблар дәваханәгә алып киткәннәре билгеле — ул исән. Аның 30 яшьлек улын коткара алмаганнар.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: