Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
25 Май 2023, 11:46

Әтисе сулга йөри дип уйлагач

“Сөяркә” дип шикләнгән хатынны зиратка алып килгәннәр...

bashinform.ru
Фото: bashinform.ru

Бәләбәй районара прокуратурасы ике хатынга карата “кеше урлау“, “сәламәтлеккә уртача авырлыктагы зыян китерү“, “үтерү белән янау“ һәм “талау“ маддәләре буенча кузгатылган җинаять эшләре буенча гаепләү карарын раслады.

Тикшерү версиясе буенча, 2021 ел гыйнварында гаепләнүче хатын әтисе сулга йөри дип шикләнә. Һәм, хәмер эчә-эчә, туганына гаилә арасын бозган хатынны акылга утыртырга тәкъдим итә. Алар хатынны мөһим сөйләшү бар дигән сәбәпкә сылтанып, өеннән чакырып чыгара  һәм көчләп  машинага утыртып, зиратка алып киләләр. Зиратта алар хатынны берничә сәгать дәвамында үтерү белән янап, кыйнап тотканнар. Аннары хатыннар кыйналган “сөяркә”не арытаба мөнәсәбәтләрне ачыклар өчен ир яшәгән йортка алып килгән. Каза күргән хатын телефонга үрелүен күргәч, ике хатынның берсе гаджетны тартып алган.

Күп тә үтми вакыйга урынына полицейскийлар килгән. Гаепләнүче хатыннар үз гаепләрен танымаган. Җинаять эше тиздән судка тапшырылачак. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: