Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
25 Май 2023, 12:19

4 миллион сум акчасыннан колак каккан

Зинһар, АЛДАНМАГЫЗ!

selskievesti.ru
Фото:selskievesti.ru

Русия Эчке эшләр министрлыгының Октябрьский шәһәре буенча бүлегенең дежур бүлегенә пенсионер хатын-кыз аңа карата кылынган мошенниклык турында гариза белән мөрәҗәгать иткән. Иң элек шуны искәртергә кирәк: банк яки хокук саклау органнары хезмәткәрләре мессенджерларга шалтыратмыйлар, документларның фотоларын җибәрмиләр, ә аватарга явыз ниятле кешеләр рәсми оешмаларның логотипларын куялар.

Хатын-кыз полициягә Октябрьский шәһәренә Төньяк төбәкләрнең берсеннән туганнарына кунакка килүен сөйләде. Башкортстанда булганда, зыян күрүчегә мессенджерына шалтыраталар. Аватаркада банк логотибы урнаштырылган булган. Шалтыратучы үзен банкның иминлек хезмәте хезмәткәре дип таныштыра һәм хатын исеменә кредит рәсмиләштерергә теләүләрен хәбәр итә. Килеп туган проблеманы хәл итү өчен,  яңа кәрәзле телефонны сатып алырга, аңа махсус кушымта йөкләргә, банк карталары мәгълүматларын кертергә һәм аларның исәбенә билгеле бер сумманы күчерергә мөмкин, дип аңлата шалтыратучы.  Пенсионер хатын шулай эшләгән дә.

Ул акчаны үзенең банк исәбендәге 4 миллион сумга якын акча шалтыратучы әйткән реквизитларга күчерә. Ләкин мошенникларның аппетитлары арта. Аларның инструкциясендәге чираттагы пункт – шәһәрнең ике банкында кредитлар рәсмиләштерү. Моның өчен пенсионер җинаятьчеләр атаган кредит учреждениеләренә барып, кредитларны рәсмиләштерә һәм аларны кулакчага әйләндерә.

Финансларны "җинаять исәпләренә" күчерү өчен пенсионер хатын башка банк терминалыннан файдалана. Ялган банк хезмәткәре хатын-кызга салынган барлык акчаны кире кайтарырга вәгъдә итә һәм кредит йөкләмәләрен түләргә туры килмәячәк, дип ышандыра. Ләкин бу буш вәгъдәләр генә була, әлбәттә. Китерелгән зыянның гомум суммасы 4 миллион сумнан артык тәшкил итә.

Пенсионер хатын сүзләренчә, мондый мошенниклык фактлары турында ул ишеткән булган, әмма явыз ниятлеләрнең төп шарты –  хатынның бу финанс операцияләре турында беркемгә дә әйтмәве. Русия Эчке эшләр министрлыгының Октябрьский шәһәре буенча бүлегенең тикшерү бүлеге тарафыннан зур күләмдә алдау факты буенча җинаять эше кузгатылган.

АЛДАНМАГЫЗ!

Таныш булмаган кешеләргә ышанмагыз, аларның күрсәтмәләрен үтәмәгез, сезгә билгеле булмаган реквизитлар буенча акча күчермәгез. Банк хезмәткәре сездән беркайчан да мошенниклык гамәлләрен булдырмау өчен кредит рәсмиләштерүне, акчаны "имин" яки "резерв"  исәпләргә күчерүне сорамаячак, карта буенча мәгълүматны: смс-парольләр, банк картасы әйләнешендә күрсәтелгән CVC коды һ. б.  сорамаячак.

Әгәр сезгә банк яки көч структуралары (полиция, ФСБ һ.б.) хезмәткәрләреннән сезнең исемегезгә кредит рәсмиләштерү турында яки билгесез кешеләр тарафыннан аны рәсмиләштерергә телиләр дип шалтыратсалар, шунда ук сөйләшүне туктатыгыз. Килгән мәгълүматны ачыклау өчен банкның кайнар линиясенә шалтыратыгыз яки шәхсән кредит учреждениесе бүлегенә мөрәҗәгать итегез.

Ләйсән Атнагулова, Русия Эчке эшләр министрлыгының Октябрьский шәһәре буенча бүлеге.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: