Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
23 Май 2023, 11:59

Ятимә туганын урамда калдырган

Мәсьәлә  хәл ителсә ярый да соң...

smotrim.ru
Фото:smotrim.ru

Русиянең Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкинга республикада яшәүче хатынның торак хокукларын бозуга кагылышлы мәсьәләнең нечкәлекләре турында хәбәр ителәчәк. Ведомство хәбәр итүенчә, мәгълүмат чаралары яшь инвалид хатынның туган тиешле апасы алдау юлы белән аны фатирдагы өлешеннән мәхрүм итүе турында язып чыккан. Яшь хатын бүгенге көндә баракта көн күрә.

Каза күрүче хатын сүзләренчә, ул, туган тиешле апасының  чын ниятләре хакында ялгыш фикер йөртеп, әтисе үлгәч, мирастан баш тарту документларына кул куя.

Бастрыкин Русия Тикшерү комитетының БР буенча идарәсе җитәкчесе Александр Архангельскийга бу мәсьәләне тикшерергә йөкләмә биргән.

Моңа кадәр яшь хатынның авыр тормыш хәлендә калуы турында “Честно говоря” телевизион проекты журналистлары сөйләде. Аделина сөйләвенчә, аны туган тиешле апасы алдаган. Берничә ел элек хатынның әнисе, аннары әтисе вафат булган. Кичергән стресс нәтиҗәсендә Аделина каты авырган. Ике ел чамасы ул хастаханәләрдә яткан, дәваланган. Инвалидлык рәсмиләштергән. Аделина сүзләренчә, туган тиешле апасы, аның  хәленнән файдаланып, нотариуска алып барган һәм анда ятимә туганы файдасына мирастан баш тарту турындагы документка кул куйган. Нәтиҗәдә бүгенге көндә Аделина гражданлык никахы белән яшәгән ирнең җимерелеп барган барагында көн күрергә мәҗбүр. Яшь хатынның  туганы элемтәгә чыкмый һәм  фатирдагы өлешен бирергә аңа җыенмый. Ятимә инвалид хатын туганын судка биргән. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: