Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
23 Май 2023, 14:41

Соңгы кыңгырау бәйрәмендә укучы малай сыйныфташына пычак белән ташланган (ВИДЕО)

Гриша хакында "тыныч, дәшмәс" дип сөйлиләр. 

SHOT Telegram-каналы
Фото:SHOT Telegram-каналы

Волгоград өлкәсенең Иловля авылы мәктәбендә узган соңгы кыңгырау бәйрәмендә   11 класста  укучы үсмер сыйныфташ кызга пычак белән һөҗүм иткән. Ул аның муенын пычак белән кисмәкче булган. Коралланган үсмерне кыздан башка укучылар  сөйрәп алган. Кызның муены бераз киселгән. Вакыйганы полиция ачыклый.

SHOT Telegram-каналы язуынча,  чыгарылыш сыйныф укучысы линейкага 23 сантиметр тирәсе булган пычакны носкиена кыстырып алып кергән. Гриша пычагын чыгарып, кызның чәченнән эләктереп, аңа ташланган. Полициягә Гриша белән әңгәмәләшер өчен психологны чакырганнар. Гриша уртакул укучы булган  – “3” һәм “4” билгеләренә өлгәшкән. Әнисе белән генә яши, әтисе үлгән.

Соңрак ачыклануынча, Гриша сыйныфташына җавапсыз гашыйк булган, шуңа бу коточкыч адымга барган. Сыйныфташлары аңа Лера сиңа игътиюар итмәячәк дигәннәр, ә Гриша исә: “Карарбыз”, – дип җаваплаган. Гриша тыныч, дәшмәс малай булган, беркем белән дә әллә ни аралашып бармаган. "Уэнздей" сериалы белән мавыккан.Әйткәндәй, ул Лерага үзенең хис-тойгылары хакында ачылмаган, кыз янына якын килергә куркып йөргән.

Әлеге вакытта Лера өендә, ди.  


Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: