Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
20 Май 2023, 13:59

Бакча карагын тотканнар

Тимер коймаларын, капкаларын сүтеп алып киткәч, халык түзмәгән.

Бакча карагын тотканнар
Бакча карагын тотканнар

Салават шәһәрендә җинаятьчеләрне эзләү хезмәткәрләре 29 яшьлек бакча карагын тоткарлаган.

Моңа кадәр "Пенсионерлар", "Тугай", "Пчелка", "Коммунальщик" бакча ширкәтләрендә яшәүчеләр гел йорт-куралтыларыннан әйберләре югалуыннан зарланган, полициягә дә мөрәҗәгать итүчеләр булган, тик моңа кадәр каракың эзенә төшә алмаганнар.

Бу юлы 4 зур тимер савыт, 2 тимер койма һәм бер тимер капка югалгач, халык тагын полиция чакырткан. Җинаять урыннарын карап чыккач, полиция хезмәткәрләре бу җинаятьләрне бер ук кеше кылып йөрүен фаразлаган, һәм тикшерә торгач, чынлап та, бу факт расланган.

Эзләү нәтиҗәсендә шикләнелгән кеше тоткарланган. Ул бер кайда да эшләмәүче, элек тә хөкем ителгән 29 яшьлек ир булып чыккан.

Ул кылган эшләрен таныган. Җинаять эше кузгатылган. 

Фото:cordus.ru

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: