Җинаять һәм җәза
19 Май 2023, 08:48

Яхшы "иномарка"ларны талый башладылармы?

Уфада бик кыйммәтле Порше машинасының 100 меңлек фарасын сүтеп алганнар. 

Яхшы "иномарка"ларны талый башладылармы?Яхшы "иномарка"ларны талый башладылармы?
Яхшы "иномарка"ларны талый башладылармы?

Уфада полиция бүлегенә 44 яшьлек бер хатыннан гариза килгән. Ул бик кыйммәтле саналган "Porsche" Cayenne" маркалы машинасының сул ягындагы фарасы югалуы турында хәбәр иткән. Зыян 100 мең сумнан арта.

"Җинаятьчеләрне эзләү хезмәткәрләре шикләнелүчене тоткарлады. Ул элек тә хөкем ителгән, Уфа районында яшәүче 36 яшьлек ир булып чыкты. Җинаятьче Октябрь революциясе урамыннан җәяү китеп барганда чит ил машинасына күзе төшкән һәм аның алгы фарасын сүтеп алып, икенче кешегә сатып җибәрергә уйлаган. Тик өлгермәгән. Фара кире автомобиль хуҗасына тапшырылды", - диделәр Уфа буенча Эчке эшләр идарәсенең матбугат хезмәтендә.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас