

Камчаткада яшәүче ана мәктәптә алган начар билгеләр кызын тукмап, аны еш кына ач тоткан. Бу хакта төбәк прокуратурасының рәсми порталында хәбәр ителә.
Күзәтчелек органы хәбәр итүенчә, җәзалаулар 2020 елдан алып 2022 елга кадәр дәвам иткән.
Ана кешенең кызын йоклатмыйча төнлә дәрес хәзерләтүе аерым ассызыклана. Мондый гамәлләр дөнья хокук саклаучылары тарафыннан җәзалау буларак танылган.
Петропавловск-Камчатск прокуратурасы каза күрүе бала файдасына 300 мең сум компенсация түләтү гаризасы белән судка мөрәҗәгать иткән. Моннан тыш, җәзалаулар очрагы буенча берничә маддә буенча җинаять эше кузгатылган, шулар арасында – балигъ булмаганга карата физик газаплар китерү.
Ай-һай, югарыда язылган хәлләрдән соң баланы вәхши ана белән калдыру дөрес булырмы икән? Аны бу гаиләдән алырга кирәк, миңа калса.
Чыганак: lenta.ru