Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
19 Май 2023, 16:50

Күршесенең ихатасына граната ыргыткан

Күрше хакы  -  Тәңре хакы, дисәләр дә...

mk.ru
Фото:mk.ru

Белгород өлкәсендә торак йорт ихатасында Ф-1 гранатасы шартлаган. Аны күршесен күралмаган ир ыргыткан.

SHOT Telegram-каналы язуынча,   бу хәл Валуйки шәһәрендә теркәлгән. 35 яшьлек ир даими рәвештә күршесе белән талашып, низаглашып яшәгән. Көннәрдән-беркөнне күршесе юк чакта ир  аның ихатасына Ф-1 гранатасы ыргыткан. Шартлау нәтиҗәсендә ихата коймасы һәм  йортның алгы стенасын җимерелгән. Каза күрүчеләр юк.

Шартлатучыны тоткарлаганнар. Аңа карата “Алдан белеп милекне юк итү яки бозу” маддәсе буенча җинаять эше кузгатканнар. Хәзер аңа биш елга кадәр төрмә срогы яисә
шул ук срокка мәҗбүри эшләр яный.

Хокук саклау органнары хезмәткәрләре ирнең каян граната алуын һәм ни сәбәпле күршесе аның ачуын шулкадәр чыгарганлыгын ачыклыйлар.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: