Җинаять һәм җәза
18 Май 2023, 07:30

Уфада яшәүче ир шәхси йорт чарлагында нарколаборатория оештырган

Хәзер “химик”ны суд көтә.

Уфада яшәүче ир  шәхси йорт чарлагында нарколаборатория оештырганУфада яшәүче ир  шәхси йорт чарлагында нарколаборатория оештырган
Уфада яшәүче ир шәхси йорт чарлагында нарколаборатория оештырган

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының наркотиклар әйләнешен контрольдә тотучы идарәсе хезмәткәрләре Уфаның Инорс микрорайонында наркотиклар әзерләүдә һәм сатуда шикләнелгән кешене тоткарлаган.  

Мәгълүматлар буенча, 43 яшьлек ир үзе дә озак вакыт наркотиклар кулланган. Аннары синтетиканы үзе ясарга һәм үз нарколабораториясен булдырырга карар иткән. Моның өчен барлык кирәк-яракларны -  реактивларны, колбаларны, пробиркаларны һәм үлчәү сатып алган.

 Элекке наркоман кулланган концентратлар шулкадәр агулы булган,  ул хәтта противогаз һәм кулларны саклый торган махсус перчаткалар киеп эшләгән.

 Полиция хезмәткәрләре 43 яшьлек ирнең наркотиклар ясау белән бергә йөк ташучы һәм «закладчы» эшен дә  алып баруын ачыклаган. “Химик”ка карата   җинаять эше кузгатылган.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас