

Билгеле булуынча, бу аюлар, югалу куркынычы астында калган җанварлар рәтендә тора.
Оешкан җинаятьчеләр төркеме, кызыл аю тиреләрен ялган документлар буенча һәм "Роспотребназдзор" рөхсәтеннән башка, Казахстанга җибәрергә җыенган булган.
Башкортстан таможнясы флора һәм фаунаның стратегик мөһим ресурсларын законсыз читкә чыгарырга маташкан өчен җинаять эше кузгаткан.
Башкортстан таможня хезмәте начальнигы урынбасары Ринат Галиев белдерүенчә, бусы - әлеге оешкан төркемгә карата кузгатылган җинаять эшенең өченчесе. Моңа кадәр оешма лидерларының Русия Кызыл Китабына кертелгән кыргый хайваннар дериватлары контрабандасының халыкара каналын оештыруы ачыкланган. Алар браконьерлардан алынган кош һәм җанвар тиреләрен чит илгә озату белән шөгыльләнгән.
Явыз ниятлеләр тыелган товарны ялган документлар буенча сувенир итеп йөк автотранспорты белән озаткан. Бөркет, поляр ябалак, ак ябалак, ак төлке, кеш (соболь) арслан һәм башка аеруча якланучы җанвар карачкыларын - барлыгы 36 сирәк очраучы җанвар - 1,4 млн. сумлык кулга алынган.
Тикшерү эшләре бара.
"Башинформ" буенча.