Җинаять һәм җәза
16 Май 2023, 10:43

Полицейскийдан моны беркем көтмәгән...

Бу хәл илебезнең төньяк башкаласында теркәлгән. 

strana-k.netstrana-k.net
Фото:strana-k.net

Санкт-Петербург шәһәрендә вакытлыча тоту үзәгендә  полицейский 14 яшьлек кызны мәсхәрәләгән.

36 яшьлек өлкән лейтенант кече яшьтәге хокук бозучылар өчен вакытлыча тоту үзәгендә тәрбияче булып эшләгән. Бу үзәктә апрель ахырыннан алып Настя (исеме үзгәртелгән) да яшәгән. Эш урынында полицейский башта ике көн дәвамында кызга бәйләнгән, соңыннан көчләгән.

Күпмедер вакыттан соң аны коллегалары тоткарлаган. Лейтенантны “Көчләү”, “Азгын гамәлләр” һәм “Җенси характердагы көчләү гамәлләре” маддәләре буенча гаеплиләр.

Болай да авыр тормыш хәлендә калган кыз баланы шундый җирбитләрдән яклар урынга хокук саклаучы (!) шундый гамәлләр кылсын әле... Башка сыймый... 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас