

Уфаның Октябрь районы суды тикшерүченең кеше үтерергә маташуда һәм законсыз рәвештә аны ирегеннән мәхрүм итүдә гаепләнгән ир өчен чикләү чарасы сайлау турындагы үтенечен карады.
Судның матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, быел 28 апрельдә гаепләнүче исерек ир шәхси дошманлык мөнәсәбәтләре сәбәпле зыян күрүчене аның ихтыярына каршы бикләп тота һәм фатирдан чыгарга ирек бирми. Исерек ир хатынны этеп җибәрә, ул балконнан егылып төшә. Бәхеткә, вакытында күрсәтелгән медицина ярдәме хатынның гомерен саклап калырга булыша.
Нәтиҗәдә гаепләнүчене 13 июльгә кадәр сак астына алганнар.
РЕН ТВ хәбәре буенча, дебошир – каза күргән хатынның законлы ире. Бу хәл Уфаның СССРның 50 еллыгы урамында теркәлгән. Ир белән хатын арасында җәнҗал тәүдә урамда чыга, ир хатынын шунда кыйный башлый. Соңрак ул аны подъездга сөйрәп алып керә, аннары дүртенче каттагы фатирга алып кереп бикли. Шаһитлар, әлбәттә, полицейскийларны чакырта. Күп тә үтми шул тирәдә яшәүчеләр балконнан очып төшкән хатынны күрә.
Дөрес булса, ир моңа кадәр сәламәтлеккә аңлы рәвештә җиңел зыян салганы өчен хөкем ителгән булган.
Чыганак: bashinform.ru