

17 яшьлек үсмер Георгий тасмасы такканы өчен тукмалган. Һөҗүм итүче ир укучы артыннан ике көн күзәткән.
SHOT Telegram-каналы язуынча, бу хәл Павлово (Түбәнге Новгород өлкәсе) шәһәрендә теркәлгән. 11 сыйныф укучысы Җиңү көнендә Георгий тасмасын киеменә таккан. Аны бәйрәмнән соң да тагып йөргән. Укучы сүзләренчә, агрессив ир тәүге тапкыр аңа 10 майда бәйләнгән. Ул башта урамда кинәт үсмерне туктаткан һәм алар арасында шундыйрак диалог булган:
–Сезгә берәр ярдәм кирәкме?
–Син боларны *** хуплыйсыңмы?
— Нәрсә әйтергә телисез?
— Сал моны *** (тасмага күрсәтеп).
Үсмер ул көнне ничектер качып китә алган.
Икенче көнне адекват булмаган ир укучыны кибет янында сагалап торган. Ул, аны аяктан егып, "Слава Украине, слава Америке!" – дип кычкырып, битен тукмый башлаган. Шунда ул Георгий тасмасын йолкып алган һәм: “Бер *** азрак!” – дигән үзләр белән качкан.
“Нацизм реабилитациясе” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Һөҗүм итүчене эзлиләр. Аңа ким дигәндә өч ел колония яный.
Чыганак: SHOT Telegram-каналы.