Җинаять һәм җәза
15 Май 2023, 08:22

Ятимнәрне кемнәр тәрбияләр?

Күптән түгел юл һәлакәтендә һәлак булган блогер, Башкортстанның халык артисты Әнвәр Нургалиевның сеңлесе Диана Сәфәрованың ятим калган өч баласын тәрбиягә картәтиләре белән картәниләре алуы билгеле булды.

newsbash.ru Ятимнәрне кемнәр тәрбияләр?newsbash.ru Ятимнәрне кемнәр тәрбияләр?
Ятимнәрне кемнәр тәрбияләр?Фото:newsbash.ru

Бу турыда социаль челтәрләрдә Әнвәр хәбәр итте.

  • Минем бер туган апам белән җизнәм балаларны тәрбиягә алалар, - дип язды ул. – Минем гаиләм дә тәрбиядән читтә калмаячак. Балаларның әтиләре дә күптән түгел аралаша башлады, аеруча 7 яшьлек кызы аны бик сагына...

Җырчы әйтүенчә, юл-транспорт һәлакәтендә гаепле булучыларны тикшерү дәвам итә. Ул шаһитлар күрсәтмә биргәндә үзе дә шунда булган, аңлашылмаган урыннар күп, ди ул.

  • Безнең өчен Диананы югалту – зур кайгы, - дип язды Әнвәр. – Авариядә гаепле дип шикләнүчеләр Диананың әнисе белән элемтәгә чыкмады, һәм кирәкмидер дә дип уйлыйм. Диананың юклыгына һаман ышаналмыйбыз...

Әнвәр Нургалиев апасының кызына багышланган җырны да куйган. Ул бу композицияне былтыр ук яздырган булган. Әмма җырны тамашачыларына җиткерми торган булган, вакыты җитмәгән булган, күрәсең...

33 яшьлек Диана Сәфәрова 9 майда Чишмә поселогы янында һәлак булды. Аның 5 яшьлек ике игезәк улы һәм 7 яшьлек кызы ятим калды.

Чыганак: ufa.kp.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас