Җинаять һәм җәза
14 Мая 2023, 08:46

Әлшәйдә водитель җәяүлене таптаган да качкан

Тик аны тапканнар. 

БР буенча ЮХХДИнең матбугат хезмәтеннән.БР буенча ЮХХДИнең матбугат хезмәтеннән.
Фото:БР буенча ЮХХДИнең матбугат хезмәтеннән.

Әлшәй районында ЮХХДИ хезмәткәрләре җәяүлене таптап үтергән водительне эзләп тапкан. Бу хакта үзенең Телеграм-каналында республиканың баш автоинспекторы Владимир Севастьянов хәбәр итә.

БР буенча Эчке эшләр миинстрлыгының дежур частена төнге сәгать өчләр тирәсендә Шафран авылының Совет урамында мәет тапканнар дигән хәбәр килә.

63 яшьлек ирнең машина таптавыннан җан тәслим кылуы ачыклана. Билгесез машинаның водителе авария урыныннан качып киткән. Юл һәлакәте урынында  Русиядә җитештерелгән машинаның көзгесе табылган.

Оператив-эзләү эшләре барышында дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре Әлшәй районының Слак авылыннан 3 км ераклыктагы урманда кеше бәрдерү билгеләре булган ВАЗ-2107 машинасын таба.

Биредә яшәүче 24 яшьлек водитель, гаебен танып, күрсәтмә бирә. Медицина тикшерүе күрсәтүенчә, водитель сулаган һавада 0,205 мг алкоголь ачыкланган. Водитель сүзләренчә, юлга кинәт чыккан җәяүлене  бәрдергәч, ул куркышыннан авария урыныннан качып киткән. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас