Җинаять һәм җәза
11 Мая 2023, 11:36

Уфада бер кешене мошенниклар 12 млн сумга алдаган

Үзенең акчасы да булмаган - туганнарыннан, дусларыннан җыйган, кредитка да баткан. 

Добавить в предпочтительные источники Google
Уфада бер кешене мошенниклар 12 млн сумга алдаганУфада бер кешене мошенниклар 12 млн сумга алдаган
Уфада бер кешене мошенниклар 12 млн сумга алдаган

Эчке эшләр министрлыгының Башкортстан буенча матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, ул инвестицияләр белән баерга уйлаган.

Зыян күрүче Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа буенча 8 нче полиция бүлегенә мөрәҗәгать иткән. Ул 20 марттан 2 майга кадәр таныш булмаган бер ир белән телефон аша шалтыратышып торуын сөйләгән.

Мошенник үзен бик зур саналган валюта биржасы хезмәткәре дип таныштырган һәм 47 яшьлек иргә инвестицияләр ярдәмендә керемен арттырырга тәкъдим иткән. Уфалы биржа сатуларының үзенчәлекләрен аңлар өчен тәҗрибәсе җитәрлек дип уйлаган. Һәм чыннан да, аның счетына акча тама башлаган — имеш, инвестицияләрдән табыш килә башлаган. Шуның белән илһамланып, виртуаль пирамидага ул 12 млн сумга якын акча керткән. Шуның 9 млн сумы - кредит, 3 млн сумнан артыгы туганнарыннан һәм дусларыннан бурычка алынган һәм 500 мең сум гына үзенең акчасы була. Зыян күрүче банкомат аша мошенникларга акча күчергән.

Хәзер инде җинаять эше кузгатылган.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас