

«Паутина» системасы ярдәмендә республиканың Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре 117 штрафы исәпләнгән машинаны тоткарлаган. Бу хакта үзенең телеграм-каналында Башкортстанның баш дәүләт автоинспекторы Владимир Севастьянов хәбәр итә.
"Бүген "Паутина" системасы Уфаның көнбатыш юлында штрафлары күп җыелган машина китеп баруы турында сигнал биргән. Шул якта якын йөргән ДПС хезмәткәрләре аның юлына чыкканнар. Автомобиль туктатылган. 34 яшьлек шофер машинаны танышыннан сатып алган булган, ә бурычлары барлыгын белмәгән" — дип сөйләгән Севастьянов.
ЮХХДИ федераль базасы мәгълүматлары буенча, автомобиль хуҗасы 80 мең сумнан артык юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозганы өчен 117 штраф җыйган.
Суд приставлары килеп, тиешле документларны тутырганнан соң, машинасын штрафстоянкага алып киткәннәр.