Җинаять һәм җәза
11 Май 2023, 15:18

Ата кеше балалары яшәгән йортка ут төрткән

Шундый вәхшилекне күз алдына китерә аласызмы?

udm-info.ruudm-info.ru
Фото:udm-info.ru

Удмуртиянең Игра авылында 26 яшьлек  ирне дүрт яшьлек улы һәм ике яшьлек кызын үтергәне өчен кулга алганнар. Бу хакта төбәкнең Тикшерү комитеты идарәсендә хәбәр итәләр.

Тикшерү версиясе буенча, 9 майда көндез исерек ата кеше элекке хатыны белән яшәүче балалары янына кунакка килә. Хатыны кибеткә киткәч, аңа карата начар мөнәсәбәттә булган ир, кәгазьгә ут төртеп, диванга куя. Бу вакытта йортта ирнең кызы һәм баласы, шулай ук тагын бер гаилә (ире һәм  2 айлык баласы белән 19 яшьлек хатын) булган.

Нәтиҗәдә ут төртүче ирнең ике баласы янгында янып үлгән,  ә 19 яшьлек ана баласы белән пешкәннәр, аларны дәваханәгә озатканнар.

Ут төртүчене тиз  арада  тотканнар. Бүген, 11 майда аны  сак астына утырту карары кабул ителгән.   Медицина һәм янгын-техник экспертизалары билгеләнгән. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас