

Дагыстанда өлкәннәр шашлык кыздыру белән мәшгуль булганда алты яшьлек малай картәтисе мылтыгыннан үзенә аткан. Бу хакта Mash Gor Телеграм-каналы хәбәр итә.
Вакыйга дачада гаилә белән ял иткәндә булган. Малай дача ихатасындагы каралты-кураларны карап йөргән. Сарайда ул мылтык тапкан һәм аны әйләндергәләп караганда ялгыш үзенә аткан.
Пуля малайның муеныннан ашадан-аша үткән, аны тиз арада дәваханәгә илткәннәр. Ул исән-сау.
Соңрак корал хуҗасының мылтыгын корылган килеш саклавы ачыкланган. Аңа карата җинаять эше ачканнар.
Чыганак: lenta.ru