Җинаять һәм җәза
10 Май 2023, 06:54

Дүрт яшьлек кызны әнисе белән картәнисе каты тукмаган

Ул 10 көн һушына килә алмаган.

stav.aif.rustav.aif.ru
Фото:stav.aif.ru

Ингушетиядә картәнисе һәм әнисе кыйнаган дүрт яшьлек кыз бала һушына килгән. Бу хакта республика башлыгы Мәхмүт-Али Калиматов үзенең Телеграм-каналында хәбәр итә.

“Каты йөрәкле, мәрхәмәтсез һәм җавапсыз өлкәннәр кулыннан каза күргән кечкенә Самира, ниһаять, аңына килде. Ул үзаллы тын ала”, – дип язган ул.

Ингушетия башлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, кыз балада әле интоксикация синдромы күзәтелә, шулай ук анемия, психоневрология билгеләре аның хәлен катлауландыра. Аңа тиешле ярдәм күрсәтәләр.

30 апрельдә Малгобек шәһәре дәваханәсенә кыйнау һәм җәзалау эзләре белән дүрт яшьлек кыз баланы китерәләр. Тикшерүчеләр баланы әнисе һәм картәнисе тукмаганын ачыклаган. Дәваханәгә дүрт яшьлек кызчык белән  бергә аның ике яшьлек энесе һәм биш яшьлек апасы да эләккән. Баланың әнисен сак астына утыртканнар, дип хәбәр итәләр Тикшерү комитетында. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас