Җинаять һәм җәза
9 Май 2023, 05:34

186 мең акчасын чит кешегә күчергән

63 яшьлек ирне төп башына утыртканнар. Сез дә шулай алдана күрмәгез! 

186 мең акчасын чит кешегә күчергән186 мең акчасын чит кешегә күчергән
186 мең акчасын чит кешегә күчергән

Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа буенча 4 нче полиция бүлегенә 63 яшьлек ир мөрәҗәгать иткән. Ул полиция хезмәткәрләренә шуны җиткергән: аңа бер кеше шалтыратып, үзен банк хезмәткәре дип таныштырган. Шушы минутларда кемдер аның исеменнән кредит рәсмиләштерергә тырышалар, дигәннәр. Акчасын югалтмас өчен картасыннан алып, икенче счетка күчерергә кирәк, дигәннәр. Зыян күрүче чит кешегә ышанып, ул әйткәнчә эшләгән - картасында яткан 186 мең сум акчасын каядыр җибәргән.

Барлык акчасыннан колак какканын аңлагач, полициягә мөрәҗәгать иткән.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас