

Пенсионер хатын кызының өен сатар һәм улы белән йортны бүлешмәс өчен балаларын үтерергә киллер яллаган.
Бу хәл Красноярскида булган.
SHOT Telegram-каналы мәгълүматы буенча, 67 яшьлек Галина Жбанова 49 яшьлек кызы яшәгән шәхси йортны сатасы килгән. Кыз белән ана икесе дә бертигез өлештә күчемсез милеккә хуҗа булган. Кызы исә йортны сатарга теләмәгән.
Шул чакта пенсионер хатын килешергә теләмәгән кызын юк итәр өчен киллер табу үтенече белән танышына мөрәҗәгать иткән. Кызы үлгәч, шул йортны мирас итеп бүлешмәс өчен 45 яшьлек улын да үтерергә уйлаган. Мондый мөрәҗәгатькә исе киткән ир полициягә барган. Арытаба ул җинаять эзләве бүлеге хезмәткәрләре контроле астында эш иткән. Ул беренче максатка ирешелде, дип алдап, акча алыр өчен хатын белән очрашу билгеләгән.
“Шөкер, эш эшләнде” дип тынычланган хатынны очрашуга килгән урында кулга алганнар. Ул үзе белән 80 мең сум акча алып килгән булган. Әмма хатын дөресен сөйләргә ашыкмый, ди. Әле аның белән полиция эшли.
Үз балаларыңны йорт өчен үтерергә кеше ялларсыңмы? Картаймыш көнеңдә? Дөньясы акылдан яза, ахры...
Чыганак: mk.ru